29 май. “Яшьлек аланы”.

мол раб

1. Бу көннәрдә башкалабызда яшьләр дөньясында зур вакыйга булып үтте. Быел 7 нче тапкыр үткәрелә торган Бөтенроссия эшче яшьләр форумы тәмамланды. Анда Россиянең 35 субъектыннан 300 кеше катнашты. Алар төрле һөнәр ияләре. Кемдер сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгы, транспорт өлкәсендә эшли, урыннарда яшьләр берләшмәләрен җитәкләүчеләр, профильле уку йортлары студентлары да бар иде. Форумда катнашучылар өчен төрле мастер-класслар, интерактив уеннар, үз эшенең остасы булган экспертлар белән очрашулар үткәрделәр. Шулай ук форум кысаларында, катнашучылар арасында яшьләр проектларының бөтенроссия конкурсы да үтте. Анда 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша алды. Эшче яшьләрнең Бөтероссия форумы яшьләр өчен иҗтимагый файдалы белемнәр һәм кирәкле күнекмәләр алырга һәм аны үз эшләрендә кулланырга ярдәм итә дигән фикердә оештыручылар. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән Яшьләр эшләре федераль агентлыгы һәм Россиянең яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәтү үзәге бергәләп оештырганнар. Студиябездә кунакта - шушы форумда катнашкан Гөлназ Гыймадиева.

2. Татар сәхнәсен яңа җырлар белән баету максатыннан «Калеб» яңа буын җыены җыр лабораториясен башлап җибәрә. 24 май — 24 июнь аралыгында узачак лаборатория кысаларында композитор, шагыйрь, җырчыдан торган командалар яңа җырлар иҗат итәчәк. Лабораториянең нәтиҗәсе 2019 елның октябрь аенда — концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк.

Бу уңайдан Кариев театрында җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, журналистлар һәм татар җырына битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре катнашында түгәрәк өстәл үтте. Ул фикер алышу форматында узды. Анда Татарстан радиосының музыкаль мөхәррире Динә Камалова да катнашты һәм тапшыруыбызда әлеге очрашуда яңгыраган кайбер фикерләргә колак салырбыз. Баштан ук оештыручылар: “Бу очрашу лабораторияне ачып җибәрер алдыннан эш юнәлешен билгеләү өчен мөһим,” – дип әйтте.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>