3 август. «Татарстан дулкынында».

280618 g

16-17 гасырларда Италия илендә барлыкка килгән опера жанры  югары сәнгатьнең иң биек ноктасы булып санала. Анда җырлау өчен  зур вокаль осталык, көчле тавыш, матур тембр, артистизм таләп ителә. Узган гасыр башында татарлар өчен чит-ят булып тоелган опера сәнгатендә дә бүген безнең дөньякүләм танылган җырчыларыбыз бар. Җир шарының төрле театр сәхнәләрендә җырлаган Аида Гарифуллина, Альбина Шаһиморатова, Илдар һәм Әскәр Абдразаковлар кебек җырчыларыбыз бүген татар халкының зур горурлыгы.  Быелгы сезонда Италиянең атаклы “Ла скала” театрында безнең яшь җырчыбыз Рузил Гатин да эшләде. Инде сезонны тәмамлап җәйге ялга туган ягына кайтты. Һәм без аны бик шатланып студиябезгә чакырдык.  Шулай итеп бүгенге кунагыбыз – Татарстанның атказанган артисты, “Ла Скала” театры солисты, төрле халыкара конкурслар лауреаты Рузил Гатин.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>