3 декабрь. «Татарстан дулкынында».

rybub

“Казан утлары” журналында шушы елның май аеннан башлап, октябрьгә кадәр “Укытучы иртә чалара” дигән документаль повесть чыгып килде. Һәм аны укып, бик күпләр үзләре өчен яңа ачышлар ясадылар. Әсәрнең авторы — Мәгъсум Харисов. Ул 1917 елгы кеше, димәк аның тууына 100 ел. Менә шушы күп күргән, күп белгән, күп кичергән, күп уйланган-фикрләгән шәхес әлеге язмада үзенең биограяиясенә үрелеп барган хәлләрне-вакыйгаларны бәян иткән, үз чорының атмосферасын, хисен, төсен, шул вакыйгаларга үзенең, халыкның карашын безгә китереп җиткергән. Җыеп әйткәндә, гади бер татар гаиләсендә туып-үсеп, белем алып, зур мөгаллим, педагог дәрәҗәсенә ирешкән талантлы бер шәхес тарафыннан язылган әсәр һәм без аны укыганда, үзебез дә сизмәстән, дөньяга аның күзләре белән карый башлыйбыз кебек. Мәгъсум ага үзе инде бакыйлыкта. Әтисенең шушы язмалары турында сөйләшүгә, бүген аның улы, сезгә мәгълүм шәхес, Ренат Харисны чакырдык. Шулай итеп, бүген бездә кунакта Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге премиясе һәм Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты, Россия Президенты каршындагы мәдәният советы әгъзасы Ренат Харис булачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>