3 февраль. “Тел күрке – сүз”.

tatarskii_ornament

Башта бер сөенечле хәбәр әйтеп куйыйк: Татарстан радиосы тиздән “Туган телдә дөрес сөйләшик” дип исемләнгән яңа сәхифә ачып җибәрә. Алар күп санлы тапшыруларыбызның бер өлеше булып барачаклар һәм бу сәхифәләрдә көндәлек сөйләмебездә яисә матбугатьта җибәрелә торган ялгышлыклар, игълан такталарындагы хаталар һәм аларны төзәтү юллары турында сүз булыр. Әлеге сәхифәләрне оештыруда без тел, әдәбият галимнәребез, язучылар, журналистлар, туган телебез язмышына битараф булмаган тыңлаучыларыбыз катнашыр, дип өмет итәбез. Галимнәребез арасыннан иң беренче булып академик Рузәл ага Йосыпов шушы олы эшкә кушылырга теләк белдерде, алай гына да түгел, ул инде безгә беренче язмаларын җибәреп тә өлгерде. Бүгенге тапшыруда без аларыга күз салырбыз. Ә аңа кадәр “Ана теле дәресендә” филолгия фәннәре докторы Илдар Низамовның “Тел һәм җыр” дип исемләнгән чыгышын тыңларбыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>