3 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

20181010_093846

Бүгенге кунагыбызның балачактан башлап бөтен гомере бию белән бәйле. Ул биюче. Алай гына да түгел – ул ничә дистә еллар дәвамында Татарстан мәдәниятенең йөзек кашы һәм әле Совет Татарстанының мәдәни йөзе дә иде. Әлеге биюченең сүрәте белән хәтта сувенир конфет савытларын да бизи иделәр. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты,  Татарстанның халык артисты  Равил Габдрахманов. Аны сәхнәдә һәрвакыт зыялылык, затлылык аерып торды, Равил Габдрахманов чыгышы беркайчан да концерт программасында үтеп баручы номер гына булмады – ул сәхнәгә балкып чыга иде дә, ихлас елмаюы һәр тамашачы күңеленә барып ирешә иде, ул тудырган образлар һәрвакыт тормышчан, хәрәкәтләре җитез һәм нәзакәтьле. Шулай итеп сезне танылган биюче белән бик күңелле әңгәмә көтә.

20181009_110045

 

20181009_110519

 

20181009_110758

 

20181009_110605

 

20181009_110533

 

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>