3 июль. «Пар канатлар».

personid53545_3

Россиянең  халык артисты Вера Минкинаның тууына быел 100 ел. Вера Егоровна 1918 нче елда Чистай районының Бахта авылында дөньяга килә. 1939 нчы елда татар театр техникумын тәмамлап, республика күчмә театрында, хәзерге Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли башлый. Ә 1952 нче елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр, 70 елга  якын ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли.  Вера Минкина башкарган образларны санап чыгу өчен генә дә шактый күп вакыт кирәк булыр иде. Күренекле актриса тормышта да,  сәхнәдә дә бәхетле озын гомер кичереп,  2011 нче елның 20 нче сентябрендә 94 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Тапшыруда Вера Минкинага 90 яшь тулган көннәрдә  язып алынган әңгәмә файдаланыла.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>