3 май. «Татарстан дулкынында».

Наиль Дунаев

Бүген сезне бик тә кызыклы шәхес белән очрашу көтә. Ул – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев. Наил Дунаев – татар театрының якты йолдызы. Ул данлыклы щепкинчылар буыныннан. Нык, тамырлары тирәнгә киткән, сәнгатебезгә уңдырышлы яңгыр кебек көчле тәэсир иткән буыннан. Наил Дунаевның милли театрыбыз үсешенә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Аяз Гыйләҗевнең “Өч аршин җир” спектаклендәге – Мирвәли, Туфан Миңнуллинның “Канкай улы Бәхтияр”ендәге – Бәхтияр, “Дуслар җыелган җирдә” – Нурислам, “Гөргери кияүләре”ндә – Гөргери – болар барысы да Наил Дунаевның актер буларак өлгергән, тырышлыгын, барлыгын дәлилләгән, тамашачы күңелендә мәңге уелып калачак рольләре. Наил абый бүген дә сәхнәдә. Ул күренүгә тамашачы гөрләтеп кул чаба, ә Наил Дунаев нәкъ менә шуннан көч алып яши, иҗат итә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>