3 октябрь. «Татарстан дулкынында».

1c1c7_DSC_0088-2

“Тел – халык күңеленең кыңгыравы”, — дибез. “Халкымның тәкъдир-язмышы – төрле дәверләрдә баш июе дә, баш чөюе дә, әрнүле ярасы да, бәхетле күз карасы да, чая матурлыгы да, аяусыз батырлыгы да – ана телебездә чагыла!”, – дип яза күренекеле язучы Марсель Галиев. Телне өйрәнми торып, халыкның тарихын да нигезле итеп белеп булмый. Бала да үз халкының дөньяга карашын, гореф-гадәтләрен, тойгыларын бары тик тел аша гына җанына сеңдереп үсә бит. Теле булмаган милләт яши алмый. Шуңа да телебезне саклау – милләтнең киләчәген саклау ул. Ә инде телне саклау халык кулында булса, аны камиллеккә җиткерүчеләр – галимнәребез. Менә шушы олы һәм катлаулы юлны үзенә юлдаш иткән шәхесләребезнең берсе – танылган галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган  фән эшлеклесе, бик күп дәреслекләр авторы, Мирфатыйх Зәки улы  Зәкиев бүген бездә кунакта. Өлкән яшьтә булуына карамастан, яшьләргә хас дәрт-дәрман белән эшләвен дәвам итә ул. Әле күптән түгел генә 90 яшен тутырган Мирфатыйх ага белән бүген халкыбызның иң зур байлыгы, рухи мирасы телебез язмышы хакында сөйләшербез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>