3 октябрь. “Яшьлек аланы”.

школп молод лаиш

Безнең бүгенге тапшыруда:

-Яшьләр дөньясыннан соңгы хәбәрләр.
-“Агач – җимеше белән, кеше – эше белән матур”. Россия җыелма командасы Будапештта EuroSkills һөнәри осталык буенча Европа чемпионатын җиңү белән тәмамлады. Милли җыелма составына Татарстаннан 6 вәкил керде, алар өч алтын һәм бер көмеш медаль яулады. Җиңүчеләргә 700 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырачаклар. Чемпионатта 28 илдән 600 кеше катнашкан. Россия җыелмасы 41 компетенциядә ярышкан. Будапештка стажировка узу өчен, WorldSkills Kazan 2019 хәрәкәтеннән 16 волонтер җибәрелгән. 2022 елда чемпионат Санкт-Петербург шәһәрендә булачак. Ә 2019 елда инде Ворлдскиллс эшче һөнәрләр чемпионаты бездә, Казанда үтәчәк. Евроскиллс җиңүчеләре иртәгә Татарстан башкаласы Казанга кайтып җитәчәкләр. Алар арасында Апас районы Әлмәндәр авылы егете Булат Галиуллин да бар. Ул көмеш медальгә ия булды.  Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә зур җиңүләргә ирешкән һәр җиңүчене котлыйбыз. Хәтерләсәгез, әле узган ел гына Булат безнең студиянең кунагы булган иде. Аның белән бу әңгәмәнең бер өзеген кабатлап тыңлыйк. Анда Булат Ворлдскиллс Россия чемптонатында җиңүе һәм Казан төзелеш һәм коммуналь хуҗалык көллиятендә укуы, конкурсларга әзерлек этаплары турында сөйли.

-Яшел Үзән шәһәренең 16 нчы мәктәбе 11 нче сыйныф укучысы Тимерхан Шәйхетдинов бездә кунакта. Шушы еллар эчендә ул үзен төрле җәмәгать эшләрендә, татар проектларында актив катнашучы итеп танытты. Ә безнең янга бик тә кызыклы һәм мөһим проект – “Сәләт Вики-мәктәбе” турында әңгәмә корырга дип килде. Мәгълүм булганча, быел татарча Википедия өчен юбилей елы – аңа 15 яшь. Ә Википе́дия үзе — һәркем яза алган ачык эчтәлекле, күптелле онлайн-энциклопедия. Бүген ул интернет киңлектәге иң зур һәм иң популяр гомуми белешмәләр җыелмасына әйләнде. Хөкүмәтебез дә бу юнәлешкә зур игътибар бирә башлады. Шушы көннәрдә генә Тимерхан Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев янында булып кайтты

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>