Бүген 30 август — Татарстан Республикасы көне! Без сезне бүгенге истәлекле бәйрәм белән тагын бер кат кайнар котлыйбыз. Үзегезгә, гаиләләрегезгә ныклы иминлек, ил-көнгә тынычлык телибез.
Исегездә булса, узган тапшыруларыбызның берсендә без язучы, “Калдырма әнкәй”, “Әкиятсез балачак” дигән популяр әсәрләр авторы Айгиз Баймөхәммәтов белән Уфага сәяхәт кылган идек. Бу тапшыру күпләрегездә зур кызыксыну уятты. Һәм бүген, менә шундый истәлекле көндә без аның дәвамын Казанда ясарга булдык. Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Айрат Фәйзрахманов белән без сезне Казанның истәлекле урыннарына сәяхәткә чакырабыз. Бүгенге очрашуны татар халкының торомышында зур урын алып торган Яңа татар бистәсеннән башларга булдык.