Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе дәвам иттерә.
Бу атнада эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин район башлыкларының йорт ишегаллары җыештырылуы турында хисапларын тыңлады. Төп проблемаларның берсе — ишегалларында кар чистарту техникасы йөрүенә һәм эшенә комачаулаучы машиналар.
2018 елда Казанда җәмәгать транспорты катнашындагы юл һәлакәтләре саны 8 процентка кимегән. Әйтик, 2018 елда автобуслар катнашында – 115, ә 2017 елда 125 авария теркәлгән.
Узган елда Горький тимер юлының Казан төбәге территориясендә 45 кеше җәрәхәтләнгән, 25 — үлем белән тәмамланган. 2017 ел белән чагыштырганда җәрәхәтләнгән гражданнар саны 15% ка, үлем белән тәмамланган очраклар саны 34% ка кимегән.
Барган юлларыгыз хәерле, көннәрегез уңышлы үтсен.