30 май. Туры элемтә.

30

1 июнь – Бөтендөнья сөт көне. Адәм баласы  яхшыга, җиңелгә тиз күнегә. Узган гасыр азагындагы катлаулы вәзгыятьтә авыл халкы  терлек асраудан бизгән иде. Баш санын арттыру ниятеннән, республикабызда терлек асраучы хуҗалыкларга ярдәмнең төрле формалары кулланылды. Сыер асраучыларга чыгымнарны капларга дәүләт ярдәм итте.  Нәтиҗәдә, савым сыерларның баш  саны, бозаулар алу, сөт җитештерү артты. Әмма сөтнең сатып алу бәясе кинәт кимү аркасында, терлек  асрау файдасыз  була башлады. Бу озакка сузылыр микән, офыкта ниләр күренә? Кая  таба барабыз? Татарстан республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов белән туры эфирда  шул хакта  эшлекле сөйләшү булачак, тыңлаучылардан килгән сорауларга җавап биреләчәк.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>