30 март. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Бүген – шимбә, һәм, гадәттәгечә, бу минутларда без узып баручы атнаның иң әһәмиятле вакыйгаларына күзәтү ясыйбыз.

35783_pic

Бу атна истәлекле даталарга бай булды. 27 март көнне Росгвардия хезмәткәрләре  һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте,  мәдәният тармагында эшләүчеләр 25 мартта — Мәдәният хезмәткәрләре көнен һәм 27 мартта — Театр көнен бәйрәм итте.

Мартның соңгы көннәре үзенә хас мәшәкатьләре  белән узып бара. Бүгенге көндә республиканың язгы ташуга әзерлеге – актуаль мәсьәләләрнең берсе. Татарстанда киләсе атнада, 1 апрельдә, санитар-экологик икеайлык башлана. Бу чорда республиканың табигатьне саклау ведомстволары көчәйтелгән эш режимына күчә.

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре язгы кыр эшләренә әзерлекнең соңгы этабына керә. Бүген Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары сату буенча язгы ярминкәләр башланды.

https://cloud.mail.ru/public/6Lgq/AzDySMJ4r

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>