20 март. “Яшьлек аланы”.

04d566cecf3210c8f5d7d8aa35bc7b32

 

Башкалабыз Казанның Ершов урамында урнашкан кооперация институтында шушы көннәрдә генә татар тормышы белән бәйле зур вакыйга булды. Биредә үз алдына зур максатлар куйган татар мәдәнияте үзәге ачылды. Кемгәдер аның нәкъ менә кооперация институтында ачылуы башта сәер булып та тоелырга мөмкин, әмма ачылыш тантанасына килгән татар галимнәре һәм зыялылары бертавыштан үзәк өчен дөрес урын сайланганлыгын әйтә. Бүген игътибарыгызга Казан кооперация институтында ачылган татар мәдәнияте үзәгеннән репортаж тәкъдим итәбез.

Татар мәдәнияте үзәгенә бүләк ителгән экспонатлар аша татар халкының элек-электән гыйлемле һәм һөнәрле халык булганлыгын күреп була. Барлыгы үзәккә 60 экспонат, 20 репродукция бик күп китаплар урнаштырылган. Татар халкының һөнәрчелеге белән бәйле экспонатлар җыю дәвам итә. Экспонатлар арасында данлыклы сәүдәгәрләр – Апаанаевлар нәселенең дәвамчылары Илүзә һәм Нурания Апанаевалар китергән гаилә ядкарьләре – Мәрьям Апранаева фотоальбомы, Ибраһим Апанаевның көмеш чәнечкесе, Якуп Апанаевның борынгы сәгате һәм башкалар лаеклы урын алып торалар.

Институтның татар мәдәнияте үзәге урнашкан бүлмәсенә тормыш-көнкүрештә кулланыла торган иләк, тагарак, тукмак, эскәтер, тастымал, орчык, сырлы вәләк һәм башка бик күп инде хәзер чынлап та тарих кына булып калган экспонатлар да сыйган. Тарихи мирасны туплауда татар галимнәре һәм зыялылары да активлык күрсәтәләр. Әйтик, галимә Лена Гайнанова Г.Исхакый тавышы язылган тасма һәм аның кызы – Сәгадәт Чагатай хатларын тапшыра. Нәҗип Нәккаш үз шамаилләрен, рәссам Канәфи Нәфыйков үз рәсемнәрен бүләк итә. Экспонатлар бөтен республика буенча җыела дисәк тә ялгышмабыз.

Әлбәттә, ТАССРның 100 еллыгын уздыруга әзерләнгән һәм татар халкының үсеш стратегиясен язып яткан чакта мондый үзәк ачылу зур тантана буларак кабул ителә.

фото http://kazan.ruc.su/

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>