30 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

Соңгы елларда бер буын яңа, югары белемле, профессиональ, талантлы җырчылар үсте. Рүзил Гатин бүген Миланда чыгыш ясый, Альбина Шаһиморатова инде бөтен дөньяда танылган опера йолдызы.  Артур Исламов, Илүсә Хуҗина… милли җанлы талантлы җырчыларыбыз бар безнең бүген. Киләчәктә алар милләтебезнең горурлыгы һәм терәге булсыннар иде. Бүген без сезне “алга таба шушы җырчылар рәтендә булыр”, — дигән өмет белән, тагын бер җырчы белән таныштырырга булдык. Хәер, бәлки, сез аның белән таныштыр да. Чөнки ул инде Казанның зур сәхнәләрендә дә еш җырлый, аның бәрхет тембрлы куе матур тавышын Мәскәү тамашачысы да, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә ләззәтләнеп тыңлады.  Бүгенге кунагыбыз – яшь җырчы, төрле халыкара конкурслар лауреаты, Казан шәһәр филармониясе солисты Рөстәм Насыйбуллин.  

xxjeRL4Tlxk

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>