31 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

IMG-20190128-WA0017

Бүген без Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чоры музыкасы турында сөйләшербез. Ислам дөньясына, аның сәнгатенә, мәдәниятенә көчле йогынты ясаган, шагыйрьләрне, музыкантларны, хәтта ханнарны фәлсәфи уйларга, иҗади эзләнүләргә этәргән, аларның яшәү рәвешенә тәэсир иткән суфыйлар хәрәкәте турында кызыклы мәгълүматлар ишетерсез. Һәм бу мәгълүматларны сезгә танылган галим,  озак еллар халкыбызның борынгы музыкасын, аның уен коралларын өйрәнгән музыка белгече, фольклорчы, Казан дәүләт консерваториясе доценты, сәнгать фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров җиткерер. Студиябезгә дә ул үзе ясаган борынгы музыка уен коралы танбурны алып килгән. Һәм тапшыруыбызда сез Геннадий Михайлович башкаруында танбурның борынгы аһәңнәрен дә ишетерсез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>