31 июль. «Татарстан дулкынында».

2019-07-31-11-58-43-339

Бүген чын оркестрга кушылып башкарылган җырлар сирәк күренеш. Күбесенчә фонгораммага корылган концерт-тамашаларга риза булырга туры килә. Чөнки тулы бер оркестр белән сәхнәгә чыгу яки җыр яздыру һәр артистның да хәленнән килми. Ә бит музыкант һәр клавишның, һәр кылның җаен, тәмен белеп, чын йөрәгеннән уйнаганда гына үзәкләрне өзәрдәй моң агыла. Ничек кенә тырышсаң да, җансыз компьютердан чыккан музыка ул дәрәҗәгә җитә алмый. Төрле уен коралларыннан чыккан аһәңнәр бер-берсенә кушылып, җаннарны эретерлек моң дулкыны хасил итә. Әле шуңа талантлы җырчының моңлы тавышы да өстәлсә!.. Тере тавышка җырланган җырны күпме генә тыңласаң да, һәр башкарылганда яңача яңгырый. Кешенең кәефе меңгә төрләнә бит. Башкаручылар да тере тавыш, тере моң аша үзенең хис-кичерешләре белән бүлешә, әсәрне дә үз җаны аша үткәреп, үзе аңлаганча ача, халыкка җиткерә.

Саный китсәң бүгенге көндә республикабызда үз урынын, исемен тапкан оркестрлар җитәрлек. Ә менә Казан шәһәр филармониясе каршында эшләп килүче “Казан Нуры” оркестры үзебезгә генә хас миллилеге белән барысыннан да аерылып тора. Әле чагыштырмача яшь булуына карамастан, бу оркестрның эшли башлавына да инде егерме елдан артык вакыт үтеп киткән. Шушы еллар дәвамында “Казан Нуры” танылды, үз йөзен, кыйбласын, бай иҗади фондын булдыруга иреште. Татарстаныбызны Россия төбәкләрендә генә түгел, чит илләрдә дә танытты.

Оркестрның ирешкән уңышлары бүгенгесе һәм килчәге хакында сөйләшү максатыннан бүген студиябезгә Татарстанның халык артисты, “Казан нуры” оркестры җитәкчесе, дирижер Рәсим Ильясовны  чакырдык.

 

Orkestr-Kazan-nury

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>