31 май. «Татарстан дулкынында».

Вагапов 2

Май аенда халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһаповның тууында 110 ел тулды. Рәшит Ваһапов иҗаты татар җырының эталоны булып тора. Искиткеч бер тирәнлек, киңлек белән озын көйләрне башкарган,  нечкә лирикасы белән ташамачыны әсир иткән, җырларны бер сәхнә күренешенә әйләндергән зур җырчы язмалары бүген дә яшь буын җырчылары өчен югары сәнгать үрнәге булып тора. Аның язмалары Татарстан сәнгатенең алтын фондында аерым урынны тора, татар җырының кадерен, тәмен белүче тамашачы өчен ул җырлар – күңел юанычы, милли моң үрнәге. Рәшит Ваһапов турында күп кенә мәкаләләр язылды, китаплар дөнья күрде. Һәркем олы талант иҗатының серенә төшенергә омтыла. Ә шулай да, Рәшит Ваһаповның бөеклеге нәрсәдә – туган як гүзәллегендә, эчеп үскән суында гына да түгелдер, ә вокал сәнгатенең камиллеге, югары башкару осталыгында да. Танылган музыка белгече Филүсә Арсланова Рәшит Ваһапов иҗатын нәкъ менә шушы яктан өйрәнеп, аның башкару сәнгатенең нечкәлекләрен, үзенчәлекләрен ачыкларга тырышты. Аның әлеге хезмәте профессиональ җырчылар өчен, яшь музыкантлар өчен генә түгел, татар җырын сөюче тыңлаучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр, Рәшит Ваһапов иҗатының һәм, гомумән, милли җырларыбызның матурлыгын, тирәнлеген ачарга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>