31 май. «Татарстан дулкынында».

науруз

1. Иртәгә Казанда театраль даирәдәге иң зур вакыйгаларның берсе – төрки халыкларның “Нәүрүз” дип аталган халыкара театр фестивале башланып китәчәк. Ул быел 14 нче тапкыр үткәреләчәк. Фестиваль Башкорт театр сәнгатенә багышлана. Фестивальдә Башкортстаннан барлыгы 6 театр катнаша.

Тарихка күз салсак, беренче тапкыр «Нәүрүз» фестивале 1989 елда  СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң,  ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. «Нәүрүз» фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы буенча янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә.

«Нәүрүз»нең төп максаты — Россия Федерациясендә һәм аннан читтә яшәүче төрки халыкларның иҗади элемтәләрен ныгыту һәм театраль мәдәниятләрен үзара баету. Төрки халыкларда “Нәүрүз” – “Яңа көн” дигәнне аңлата. Димәк, шул исемдәге фестиваль дә театр сәнгатендә яңа сүз әйтүне һәм төрки театрларның уңай тәҗрибәсе белән танышуны күздә тота.

Иртәгә, башкалабыз Казанда башланып китәчәк “Нәүрүз” халыкара театр фестивале турында сөйләү өчен студиябездә бүгенге кунагыбызны сәламлибез. Ул — Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша.

2. Тапшыруыбызның икенче өлешендә “Туган җирем – йөрәк җырым” дигән сәхифә тәкъдим итәбез һәм Балык Бистәсе районының иң зур авылларының берсе – Күгәрченгә юл алабыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>