31 октябрь. “Татарстан дулкынында”.

20181031_130556

Гадәттә тапшыруларыбызга сәнгать әһелләре, әдәбият вәкилләрен чакырсак, бүгенге әңгәмәбез берникадәр үзгәрәк – табиб тормышы һәм сәламәтлек хакында барыр. Хәер, ак чәчәкләргә тиңләрдәй шәфкать ияләребезнең хезмәте үзе бер сәнгать түгелмени?! Кайбер табиблар турында: “Даруы – дәва, сүзе йөрәккә май диләр”… Авыруларны бөтен күңел җылыңны биреп дәвалаганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкиндер. Бүгенге кунагыбыз да әнә шундый ак күңелле табибларыбызның берсе, бөтен гомерен ревматик чирләрне дәвалауга багышлаган ханым, Татарстанның атказанган табибы, Казан шәһәренең ревмотология үзәге җитәкчесе – Равия Гаяз кызы Мухина. Равия ханым буыннары сызлап интеккән авыруларны җыр-биюләр ярдәмендә дә дәвалый. Моннан тыш, аның үз вакытында Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романында язылган кешеләр белән дә бергә эшләве, аралашып яшәве дә мәгълүм. Кыскасы, бүгенге тапшырубыз табиб язмышы һәм сәламәтлек хакында булачак.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>