31 октябрь. “Яшьлек аланы”.

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

Бүген без сезне дөньядагы иң зур байлык — сәламәтлек турында сөйләшергә чакырабыз. Бигрәк тә тешләр сәламәтлеге хакында. Халкыбыз бу уңайдан: «Тешең булганда таш кимер» дип юкка гына әйтмәгәндер. Галимнәр әйтүенчә, тешләр — кеше яшәешендә мөһим роль уйный. Организмның сау-сәламәт булуы нәкъ менә тешләргә бәйле. Кеше үзе тукланган нәрсәләрдән тора диләр. Ә без бу гыйбарәне тулыландырып, ризыкны ничек куллануыннан дибез, чөнки яхшылап чәйнәлмәгән, туракланмаган ризык начар эшкәртелә һәм ашказанының тиз эштән чыгуына китерә. Шуңа күрә тешләребез турында яшьтән үк кайгыртсак иде.

Тапшыруыбызның тәүге кунагы — яшь белгеч, теш табибы Булат Мусин да шундый фикердә.

2. Шушы көннәрдә генә Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында премьера булды. Тамашачылар игътибарына Зиннур Хөснияр пьесасы буенча куелган “Ут чәчәге” дигән спектакль тәкъдим ителде. Аны Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев сәхнәләштергән. Спектакльгә безнең рецензия.

3. Без яшәгән заман мәгълүмат күплеге һәм тизлек белән характерлана. Ә яшьләр бүген күп кенә мәгълүматны интернеттан, төрле социаль челтәрләрдән алырга күнегеп бара. Кесәдәге телефон аша бүген бар дөньяга бер мизгел эчендә хәбәр таратырга мөмкин. Хәтта синең авылда булып яткан төрле хәлләр, яңалыклар башкаларга да кызык булырга мөмкин. Ә авылдашлар өчен бигрәк тә. Сүзебез соңгы вакытта Инстаграмда бик тә активлашып киткән авыл сәхифәләре турында. Студиябезнең чираттагы кунагы, Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты, Саба районының Явлаштау авылы кызы Рәфидә Галимҗанова, мәсәлән, дусты белән үз авылларының битен бик актив алып бара. Аларның бердәм эшен авылдашлары гына түгел, авылдан читтә яшәүчеләр дә хуплый, чөнки туган авылларын сагынучылар өчен бу виртуаль дөнья юанырга, сагышлардан арынырга ярдәм итә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>