31 октябрь. “Юллар чатында”.

гаи гибдд cc

Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов Дәүләт автоинспекциясенең һөнәри осталык буенча Бөтенроссия конкурсында беренче урын алды.

Бүген, 31 октябрьдә, укучыларның көзге каникуллары башлана. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне сак һәм игътибарлы булырга өнди.

Узган ялларда Татарстан юлларында беренче юеш кар яуды. Кискен начарланып киткән һава торышына йөртүчеләрнең күпчелеге әзер булмавы ачыкланды.  Шәһәр һәм трасса юлларында бөкеләр хасил булды, корбаннар да юк түгел.

Инспекторлар машиналарда тәгәрмәчләрне кичекмәстән кышкыга алыштырырга һәм автомобильнең арткы тәрәзәсенә “Шипы” билгесен куярга кирәклеген искәртә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>