4 гыйнвар. “Татарстан дулкынында”.

театр

Яңа 2019 елны башлап җибәрдек. Быел сәнгатебез, бигрәк тә театр сәнгате өчен мөһим ел – илебездә Театр елы. Димәк, бу темага безнең “Татарстан” радиосында да зур игътибар биреләчәк. Бу инде элек тә шулай булды. Быел да без сезне театр дөньясы яңалыклары, андагы мөһим вакыйгалар һәм яңа премьералар, милли театр сәнгатебез тарихында тирән эз калдырган шәхесләр, бүген иҗат итүче сәхнә осталары белән таныштыруыбызны дәвам итәрбез. Тагын, сез яраткан “Театр микрофон алдында” дигән тапшыруны шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә тыңлый аласыз.

Бүгенге “Татарстан дулкынында” тапшыруын да без хәтер барлауга багышлыйбыз. Изге җомга көнендә бу гамәлебез бигрәк тә саваплы булыр, шәт. Бүген без үзенең 50 елдан артык гомерен татар театры сәхнәсенә багышлаган шәхес, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рауза Хәйретдинованы искә алырбыз. 3 гыйнвар көнне аның тууына 91 ел тулды. Әйе, китәсе килеп китмәде Рауза ханым Хәйретдинованың. Әмма әҗәл дигәнең аяусыз шул. Рауза Хәйретдинова 2018 елның 15 ноябрендә арабыздан китеп барды. Бүген аны искә алып әзерләнгән тапшыру якты рухына дога булып барып ирешсен.

Халкыбызның яраткан актрисасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты – Рауза Хәйретдинова 50 елдан артык бер урында – Г.Камал исемендәге татар Дәүләт академия театрында мәшһүр татар хатын-кызы образлары – Мәйсәрә, Галиябану, Гөлбануны тудырган шәхес. Әйе, Рауза апа күпләрне сокландырган, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, аңа гомере буе тугрылык саклаган, һәрвакыт үзенә булган игътибарны мулдан тойган бәхетле шәхес. Болай диюем юкка түгел. Чөнки радиобыз мирасханәсендә күренекле сәхнә остасы белән бәйле бик күп тапшырулар саклана. Бүген без дә “Татарстан” радиосының алтын фондында сакланган әнә шундый тапшыруларның берсенә мөрәҗәгать итеп, кабат эфирга бирергә булдык. Ул Рауза Хәйретдинованың 70 яшьлегенә багышлап әзерләнгән була. Тапшыруны авторы, танылган драматург, театр белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Юныс Сафиуллин алып бара. Режиссеры – Госман Әхмәтҗан, тавыш операторы – Эльвира Зариф, мөхәррире – Рөстәм Акъегет була.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>