4 июнь. “Пар канатлар”.

Ислам мус Булг Болг

Аллага шөкер, хәзер Ураза  һәм Корбан Гаетләрен бөтен халык бәйрәм итә. Моннан 30 еллар элек без бу хакта хыяллана  идек. Ул чакта җаны-тәне  белән дин кешесе булып, Алланың барлыгына һәм  берлегенә инанып яшәгән кешеләр кимсетелүләргә дучар була иде. Бүген без шундый изге затларның  берсен – Габделхак хәзрәт Саматовны сагынып искә алабыз.

Тарих җилләре Габделхак хәзрәтнең  кыйбласын бер вакытта да үзгәртә алмады. Татарстан республикасы мөселманнары  Диния  нәзарәтенең баш казые,  Мәрҗәни мәчете имам-хатыйбы  булган чакта ул дин кардәшләребез арасында иң дәрәҗәле милләттәшләребезнең берсе  иде.  Хатыны Кәүсәрия   апа  белән алтын туйларын билгеләп  үткән  көннәрдә “Дин һәм  гаилә” темасына әзерләнгән тапшыру яңгыраган иде.

Бәйрәм көнендә без сөйләгәннәр Саматовлар рухына  дога булсын дип, алтын фондыбызда сакланган язма кабатлап бирелә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>