4 ноябрь. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

дружба народов

Үзара дус булып, килешеп эшләп кенә уңышка ирешергә мөмкин. Ә ил эчендәге күпмилләтле халыкларның бердәмлеге, ватанпәрвәрлек — көчле дәүләт булып яшәр өчен төп шартларның берсе. Бүген илебездә Халыклар Бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Үзенең чагыштырмача яшь бәйрәм булуына карамастан, ул тирән мәгънәсе белән халык күңелен яулап алды.

Татарстанлылар вакыт белән сыналган тыныч тормыш, халыклар дуслыгы традициясен дәвам итә, аны тагын да ныгыта, үз җирендә 100дән артык милләт, төрле дин вәкилләренең дус-тату яшәве белән горурлана.

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан республикабызда күптөрле чаралар үткәрелә. Аларның һәрберсендә дә халыклар  дуслыгы гына түгел, милләтне милләт иткән телләрне саклау турында да сүз булды. Бүгенге “Җиде көн” тапшыруында әлеге чараларга күзәтү булыр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>