5 декабрь. “Яшьлек аланы”.

ГАИ 2017 комп молод рабоч

Дуслар, сизәсезме, Яңа — 2019 ел якынлаша. Киләсе елда безнең шәһәрне зур вакыйгалар көтә! 2019 ел — Россия Федерациясе Президенты фәрманы белән «Эшче һөнәрләр» елы дип игълан ителде. Менә шундый истәлекле елда башкалабыз Казан һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Ул 2019 елның 22 августыннан 27сенә кадәр узачак. Исегезгә төшерәбез, Казан Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионатын кабул итү хокукын 2015 елда Бельгиянең Шарлеруа һәм Франциянең Париж шәһәрен артта калдырып яулап алды. Ворлдскиллсның төп максаты — эшче һөнәрләрнең авторитетын арттыру һәм популярлаштыру. Әгәр саннарга күз салсак, быел чемпионатта 60 илдән килгән катнашучыларның һәм кунакларның саны 200 меңнән артып китәчәк. Ярышлар 50 компетенциядә үтә, катнашучыларның осталыкларын 2 мең эксперт бәялиячәк, бу эшкә барлыгы 2500 волонтер җәлеп ителәчәк икән. Ярышлар «Казан Экспо» мәйданында булачак. Ул «Казан» Халыкара аэропорты янында урнашкан. Чемпионатта катнашучылар һәм экспертлар «Универсиада авылы» торак комплексында яшәячәк. «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашачак Skills Culture Park күңел ачу паркы чемпионатның төп мәдәни мәйданчыгы булыр дип көтелә. Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары Үзәк стадионда узачак. “Казан Экспо” мәйданчыгын сынау максатыннан 2019 елның 20нче маеннан 24 кадәр Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Россия) VII Илкүләм чемпионатының финалы узак.

Татарстанда WorldSkills хәрәкәте 2013 елда башланды. Бүген Татарстан техникумнарында укучы студентлар “Ворлдскиллс” дөнья чемпионаты таләпләренә туры килгән имтихан тапшыралар. 2017 елда Татарстан имтихан үткәрү буенча сынау төбәге булды, 2018 елда анда 47 белем бирү оешмасыннан 1,2 меңнән артык кеше катнашкан. 2019 елда республиканың 60 һөнәри белем бирү оешмасында укучы 3 мең кеше 40 компетенция буенча шундый аттестация узар дип көтелә.

Бу көннәрдә Татарстанда “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының йомгаклау ярышлары үтә. “Яшь һөнәрчеләр” (WorldSkills Russia) чемпионаты 16 – 22 яшьлек конкурсантлар өчен 83 компетенциядә һәм “Ворлдскиллс Юниор”, ягъни лицей, мәктәп укучылары өчен 53 компетенциядә оештырылган. Менә шундый кызган ярышлар барган бер көндә без Казан Илкүләм тикшеренү техник университеты – Казан авиация институты инженер лицей-интернатында булдык. Бу лицей 2015 елда ачыла. Инде бүген зур ышаныч белән киләчәкнең акыллы, белемле эшче көчләре нәкъ биредә укый дип әйтә алабыз, чөнки лицей укучылары һөнәри осталык буенча уздырылган төрле конкурсларда гел беренче урынны гына алалар. Шушы көннәрдә генә алар Екатеринбургта юниорлар арасында үткән “Хай-тек” конкурсының “Сәнәгать автоматикасы” юнәлешендә катнашып беренче урынны алып кайттылар..

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>