5 февраль. Туры элемтә.

IMG_1493

Һәр елның 4 нче февралендә Бөтендөнья онкологик авыруларга каршы көрәш көне  билгеләп үтелә. Татарстанда да  бик күп  кешеләр яман шеш авыруыннан интегә. Рәсми мәгълүматларга караганда, республикабызда  һәр 37 кешенең берсе, ягъни 104 мең 711 кеше исәпкә куелган. Авыруны  башлангыч этапта ачыклау, чир таралмасын өчен күрелергә тиешле чаралар һәм тыңлаучыларны борчыган башка мәсьәләләр турында  туры эфирда  республика  клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары  Илсур Шәймәрданов сөйләячәк һәм тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк. Татарстан  республикасы сәламәтлек  саклау министрлыгы тарафыннан 2018 нче  ел  ирләр сәламәтлеген ныгыту елы дип  игълан ителгәнлектән, ир-атлардагы  авырулар мәсьәләсенә аеруча зур игътибар биреләчәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>