5 гыйнвар. «Татарстан дулкынында».

Clipboard30

Яңа, 2018 нче елга да аяк бастык. Димәк, бүгеннән, Татарстан радиосында өр-яңа театраль елны ачып җибәрәбез. Быел да төрле вакыйгаларга, истәлекле көннәргә, мәшһүр артистларыбызның юбилейларына бай булачак. Россиянең халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артистлары Айдар Хафизов, Гөлсем Исәнгулова һәм башка күренекле сәхнә осталары үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Без дә әлеге вакыйгаларны читләтеп үтмәбез, иншалла. Бүгенге тапшыруыбызның да төп каһарманы әле шушы көннәрдә генә үзенең 90 яшьлек күркәм гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Ул халкыбызның яраткан актрисасы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты – Рауза Хәйретдинова. 50 елдан артык бер урында – Г.Камал исемендәге ТДАТда мәшһүр татар хатын-кызы образлары – Мәйсәрә, Галиябану, Гөлбануны тудырган зат ул Рауза апа. Әйе, Рауза апа күпләрне сокландырган, үз эшенә чын күңелдән бирелгән, аңа гомере буе тугрылык саклаган, һәрвакыт үзенә булган игътибарны мулдан тойган бәхетле шәхес. Болай диюем юкка түгел. Чөнки радиобыз мирасханәсендә мөхтәрәм юбиляр белән бәйле бик күп тапшырулар саклана. Бүгенге тапшыруда без дә әнә шундый тапшыруларның берсенә мөрәҗәгать итеп, кабат эфирга бирергә булдык. Ул моннан 20 ел элек, Рауза Хәйретдинованың 70 яшьлегенә багышлап әзерләнгән була. Тапшыруны авторы, танылган драматург, театр белгече, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе – Юныс Сафиуллин алып бара. Режиссеры – Госман Әхмәтҗан, тавыш операторы – Эльвира Зариф, мөхәррире – Рөстәм Акъегет була.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>