5 июнь. Дәүләт Советының 48 нче утырышыннан радиоотчет.

Бүген Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 48нче утырышы уза.Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнаша. Утырышны Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

парламент

Президиум көн тәртибенә 28 мәсьәлә куелган иде. Депутат тәкъдимнәреннән соң,  аларның саны52гә җитте.

Утырыш барышында билгеле булганча, Әлмәт районы җитәкчесе булып эшләгән Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына билгеләнде. Бу турыдагы Указны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган. «Соңгы вакытта Әлмәттә эшләп, Айрат Хәйруллин үзен яхшы оештыручы итеп күрсәтте. Хөкүмәттә эшләгәндә, ул «Электрон Хөкүмәт» системасы белән нәтиҗәле шөгыльләнде. Ул лаеклы кандидат. Электрон киңлектәге бурычларны хәл итәр дип уйлыйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул цифрлаштыру өчен җавап бирүче министрның муниципалитет, республика структурасын яхшы аңларга тиешлеген искәртте.

Ә моңа кадәр Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән идарә иткән Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары булды. Ул Иннополис проектын үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнәчәк.  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Иннополис» ул — республика гына түгел, федераль дәрәҗәдәге  проект. Бу эш күп көч һәм тырышлык, федераль структуралар белән эш сорый. Ярты вакытын Мәскәүдә үткәрергә туры киләчәк», — диде.

Парламентның бүгенге  утырышында алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне билгеләнде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин быел бишенче чакырылыш депутатларының вәкаләтләре гамәлдән чыгуын искәртте. ТР Конституциясенең 75 маддәсе һәм Татарстан Сайлау кодексының 87 маддәсе нигезендә, ТР Дәүләт Советы сайлаулары Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Закон буенча тавыш бирү көне сентябрьнең икенче якшәмбесе санала. Шул рәвешле, Татарстан халкы алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын 2019 елның 8 сентябрендә сайлаячак.

Фәрит Мөхәммәтшин федераль үзәк илдә Бердәм тавыш бирү көнен билгеләгәнен искәртте. «Сентябрь ае ул – мәктәпләр эшли башлаган, сайлаучылар отпусктан кайткан, әле салкыннар килмәгән вакыт. 8 сентябрь аеруча уңайлы дата дигән карарга килдек», — диде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>