5 июнь. “Юллар чатында”.

дети гаи 2019 лето

Иртәнге эфирны “Юллар чатында” сәхифәсе дәвам иттерә. Ул, гадәттәгечә, Татарстан Эчке Эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә әзерләнде.

Мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланды. Урамда һәм шул исәптән, юлда да, өлкәннәрсез йөрүче балалар саны артып китте. Бу көннәрдә Казанда “Игътибар – балалар!» профилактик чарасының беренче этабы тәмамланды.

Ә 1 июнь, Балаларны халыкара яклау көнендә, ЮХИДИ идарәсе тарафыннан күптөрле чаралар үткәрелде. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Татарстан Республикасы Хөкүмәте Кубогына картинг буенча ярышлар узды. Корстон комплексында  балалар өчен белем бирү тамашасы үткәрелде.

Бу атнада Казанда “Куркынычсыз тәгәрмәч-2019” Бөтенроссия юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары бәйгесе уза. Анда 500дән артык кеше катнаша: бөтен илдән яшь инспекторлар, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм остазлар җыелган. Ярышлар “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә оештырыла.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>