5 октябрь. «Татарстан дулкынында».

школа

Бүген, 5 октябрь, илебездә зур бәйрәм – Укытучылар көне. Җәмгыятьтә иң кирәкле һәм әһәмиятле һөнәр ияләре көне. Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Элек-электән укытучы — җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше булган. Укытучы — кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен иң беренче нәүбәттә укытучыларына, остазларына бурычлы. Бөек педагог Ян Каменский “Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк” дигән фикерләре белән бик хаклы.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>