5 сентябрь. «Татарстан дулкынында».

28 августтан алып 30 августка кадәр Казанда дүртенче тапкыр “Казан сөлгесе” дип исемләнгән халык җыр һәм бию сәнгате фестиваль-конкурсы булып узды. Фестивальнең оештыручысы — “Сәйдәш” мәдәният үзәге, бу конкурс Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Мәдәният Идарәсе ярдәме белән үткәрелде.

0H_qHvPSDqQ

Фестивальнең максатлары – төрле халыкларның милли сәнгатен күрсәтү, милли сәнгатьнең үзенчәлеген саклап калу, тәҗрибә уртаклашу, талантлы башкаручыларга ярдәм итү һәм иң мөһиме – төрле халыклар арасында дуслык элемтәләрен ныгыту, бер-берсенең мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү.

Быелгы конкурста катнашучыларның саны 1300дән артып киткән. Алар Казан, Алабуга, Яр Чаллы, Теләче, Саба, Сарман, Кукмара, Лаеш, Чирмешән, Әлмәт, Арча, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Түбән Камадан шәһәрләреннән, шулай ук, Тула, Чиләбе, Свердловск, Саратов, Самара, Ульяновск, Киров, Пермь өлкәләреннән, Краснодар, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Башкортостан, Армәнстан, Казахстаннан килгәннәр иде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>