6 декабрь. “Яшьлек аланы”.

молод

Казанда IV авыл яшьләре форумы үтте. Җыелу урыны итеп матур табигатьле Петровский поселогында урнашкан “Регина” Ял комплексы сайланган иде. Форум “2014 – 2020 елларда Татарстанда авыл яшьләре” дигән дәүләт программасы кысаларында үтте. Аны оештыручылар булып Татарстан Республикасы авыл яшьләре берләшмәсе тора. Анда республикабызның 36 районыннан 18 яшьтән алып 35 яшькәчә 70 активист катнашты.
Форумның көнүзәк проблемасы авыл җирендә ялны оештыруда яңа алымнар кертү мәсьәләсе булды. Әйтик, “Битва умов” интеллектуаль уены авторы, “Безнең Татарстан” республикакүләм форум финалисты Тимур Фәттахов үз мисалында авылда ялны ничек оештырырга дигән темага фикер алышу үткәрде. Авыл туризмы төбәк ассоциясиясе рәисе Руфия Мөхәммәдиева шушы юнәлешкә  спонсорлар җәлеп итү турында сөйләде.

Форум программасына шулай ук урыннарда социаль яктан мөһим проектлар уйлап табу һәм аларны җитәкчеләр алдында яклау буенча тренинглар үтте. Катнашучылар социаль юнәлешле үз проектларын булдырып һәм аны 1 минут эчендә кызыклы, ышандырырлык итеп жюри алдында якларга тиеш иделәр.

Катнашучыларга шулай ук 2020 нче елга кадәр исәпләнгән “Авыл яшьләре” дигән дәүләт программасы, конкурслар, авыл яшьләренә ярдәм итү турында сөйләделәр, түгәрәк өстәл үткәрделәр. Аның нәтиҗәсе булып резолюция кабул ителде.

Мәгълүм ки, республикада 7 елга исәпләнгән «Авыл яшьләре» программасы нигезендә авылда калучыларга берникадәр ярдәм каралган. Әлеге программа җиде ел эшли инде. «Авылда төп проблемнар – эшкә урнашу, хезмәт хакы һәм торак мәсьәләсе. Безнең берлек әлеге мәсьәләләргә җаваплы оешмаларга шушы проблемнар турында җиткерә», диде Татарстан Авыл яшьләре берлегенең башкарма җитәкчесе Илмира Хәйбуллова. Шунысын әйтергә кирәк, Татарстанның 30 районында оешманың бүлекчәләре эшли, андагы активистларга мөрәҗәгать итәргә дә була. Активистлар дигәннән без аларның кайберләрен әлеге тапшыруда да сөйләтербез.

сэлэт

Тагын бер яңалык. Узган тапшыруларыбызның берсендә без сезне татар телендә үза торган “безнең фикер” дигән дебатларны оештыручылар белән таныштырган идек. Алардан бер күңелле хәбәр килеп иреште. Тиздән, 8нче, 9 нчы декабрь көннәрендә алар “Пламя” лагере базасында күчмә мәктәп үткәрәчәкләр. “Безнең фикер” дигән татарча дебатлар 2014 елдан бирле “Сәләт” яшьләр үзәге базасында оештырылып килә. Аның максаты – татар телендә үз фикерләреңне җиткерергә өйрәнү. Күчмә мәктәп турында сөйләү өчен без студиябезгә аны оештыручылар – Аммар Әл-Әнси һәм Миләүшә Шәрәпованы чакырдык.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>