Әле кичә генә театрларыбыз үз ишекләрен каерып ачып тамашачыларны кабул иткәннәр иде. Инде бүгеннән берничә айга тамаша заллары кабат бушап калачак. Җәйге чор – театрларның үзләренә дә, артистларга да киләчәк сезонда көч, дәрт-дәрман туплау өчен кирәк, чөнки сәхнәгә сусаган артист тагын да тәэсирлерәк һәм ялкынланып уйный башлый.
Шушы нәрсәләрне истә тотып, бүгенге тапшыруыбызда театр җәмәгатьчелеге белән узган сезонга йомгак ясарбыз. Ирешелгән уңышлар белән танышырбыз һәм яңа, киләсе сезонның кайбер серләрен ачарбыз.