6 июнь. “Татарстан дулкынында”.

ELG_5309

Чын күңелдән җаныңны биреп эшләнгән эш кенә йөрәккә үтеп керә диләр. Бигрәк тә иҗат кешесенең көче нәкъ менә – ихласлыкта, дөньяны үзенчә нәфис төсләрдә күрүендә, ә күргәннәрен, садә күңеле аша үткәреп, гәүдәләндерә белүендәдер. Бүгенге тапшыруыбызның герое хакында да кемнән генә сорама, ул эчкерсез, гади, табигый иде, дип искә ала. Әйе, ихлас җырчыны гына халык чын күңелдән кабул итә. Сүзебезнең нәкъ менә шундый бәхетле җырчыларыбызның берсе, Россиянең атказанган, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында баруын тыңлаучыларыбыз аңлап алгандыр инде.

30майда яраткан артистыбыз Хәния Фәрхинең туган көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан, берьюлы өч шәһәрдә – Казанда, Чаллыда, Уфада туган көн концертлары гөрләде. Аның концертларын көтеп алган тамашачы беләдер, ул ел саен диярлек туган көнен иң якын дуслары тамашачылары белән концерт куеп үткәрде. Былтыр да шушы көнне филармониядә “Истә калсын” исемле программа белән чыгыш ясаган иде. Аның: “Бу көн әле минем күңелләрдә озак сакланачак. Сезнең күңелләрдә бу көн истәлек булып калыр”, – дигән сүзләрен әле күпләр хәтерли. Ул чакта залда утырган тамашачы бу аның соңгы концерты дип уйлап та карамагандыр. Ни кызганыч июль аенда яраткан артистыбызың арабыздан китүенә бер ел тула. Җырчының якты истәлегенә багышлап эшләнгән тапшыруыбыз да аның рухына дога булып барсын иде.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>