6 март. «Яшьлек аланы».

22

Бу көннәрдә Әлмәт, Азнакай районнарында Г.Кариев исемендәге Казан татар Дәүләт яшь тамашачы театры гастрольләре бара. Бүген кичке сәгать җидедә Азнакай мәдәният йортында Владимир Гуркин әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле булачак. Театрның гастроль туры иртәгә, Ютазы мәдәният йортында тәмамлана. Кариевлылар тамашачылар игътибарына көндезге сәгать уникедә Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” спектаклен тәкъдим итәчәкләр. Болар һәм Кариев театрының башка яңалыклары турында сүз турыдан-туры эфирда иртәгә “Яшьлек аланы” тапшыруында барачак. Ул 15 сәгать 20 минутта башлана.

 

IMG_8324

 

IMG_8314

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>