6 ноябрь. “Татарстан дулкынында”.

zzhxWEJm830

Күптән түгел бөтен гомерен милләтебезгә багышлаган, танылган шагыйрь Фәнис Яруллинның тормыш иптәше Нурсөя ханым Яруллинаның юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичә булып үтте. “Һәр уңышка ирешкән ир-атның артында зирәк хатын тора”, – дигән әйтем бар. Нурсөя ханым – иренең иҗат белән янып яшәвенә, мәртәбәле дәрәҗәләргә ирешүенә зур өлеш керткән шәхес. Аның язган әсәрләрен иң беренче булып ишетүче, таянычы һәм саклаучы фәрештәсе, рухландырып, көч биреп торган кеше ул. Нурсөя ханым һәрчак сөекле иренә ныклы терәк булып яши. Аларның мәхәббәте, авыр сынауларга бирешмичә, күпләргә үрнәк булып озак еллар дәвам итә. Фәнис Яруллин үзенең киңкырлы иҗаты өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, «Татарстанның халык шагыйре» дигән исемгә һәм башка бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булды. Аның әсәрләре хәзерге көндә дә яратып укыла.

17wZgi1fgtI

«Илһам чишмәм син – Нурсөям!» дип аталган кичәдә Фәнис һәм Нурсөя Яруллиннарның якыннан белгән замандашлары, иҗатташлары, якташлары, әдипләр һәм журналистлар, танылган җырчылар һәм музыкантлар, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре катнашты.

Хөрмәтле, тыңлаучылар хәзер шушы кичәнең иң матур мизгелләрен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>