7 апрель. “Җиде көн”.

Атналык күзәтү.

Казань Зилант 2

Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Советының сайлаудан соңгы беренче утырышын үткәрде һәм анда “хакимиятнең барлык дәрәҗәләре конкурентлыкны үстерү чаралары күрергә тиеш” — дип белдерде. Әлеге утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәрби комиссариатлар оешуга йөз ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты.

Шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында эшлекле очрашулар уздырды. Аерым алганда, ул Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Республика Иминлек советының, Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координация киңәшмәсенең һәм Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды.  

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бельгия Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан Артур Режибо белән очрашты.

Татарстан Президенты Россиянең атказанган спорт остасы, 2018нче елгы Кышкы паралимпия уеннарының көмеш һәм ике мәртәбә бронза призёры Марта Зәйнуллинага Татарстанның Дәүләт бүләген – “Дуслык” орденын тапшырды.

Экология икеайлыгы кысаларында узып  баручы атнада күп кенә вакыйгалар уздырылды. Алар арасында журналистлар белән Самосырово полигонына матбугат туры һәм Казан мэры Илсур Метшинның Осиново поселогында яшәүчеләр белән очрашу.

 Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Республика премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Томскида узган Россия Федераль Җыены каршындагы мәгариф һәм фән буенча закон чыгаручылар Советы комиссиясе һәм  Россия инновацияле төбәкләре Ассоциациясенең закон чыгару комитетының уртак утырышында катнаштылар.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>