7 август. “Татарстан дулкынында”.

ришат тухватуллин

Ул – татар эстрадасына килеп керү белән үк популярлашып китте. Тамашачы яшь талантны бик тиз үз итте. Аның концертына билетлар бер ай алдан сатылып бетә. Заллар шыгрым тулы, концертлары аншлаг белән уза. Ходай биргән моңлы, нәзәкатьле тавыш, эчке һәм тышкы гүзәллек, гадилек һәм зәвыклык бер кешедә тупланган. Өлкән буын тамашачысында да, яшьләр арасында да бертигез хөрмәт яулаган җырчыларыбызның берсе ул.

Сүзем бүгенге тапшыруыбызның кунагы – яраткан җырчыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин турында.

Татар эстрадасында Ришат тирәсендә җырчы егетләр күп. Конкуренция зур, әмма Ришат Төхвәтуллин алардан бер баскычка алдарак бара дип әйтергә мөмкин. Бәлки моның бөтен сере дә гап-гади гадилектәдер. Әйе, ул борынын югары күтәреп, эреләнеп йөрергә яратмый. Концертларында да тамашачысы белән бер бөтен булып, чын күңеленнән аралаша. Ә халыкка шул гадилек кирәк тә. Аннары ул үзенә карата да бик таләпчән, музыкантларына да җитди карый. Концертларына да бик җентекләп, алдан хәзерләнә. Анда ниндидер килде-китте юмор, чиле-пешле җырларны күрмәссең. Алып баручыларның сүзләре дә, киемнәр дә, сәхнә бизәлеше дә энәсеннән җебенә кадәр уйланылган. Шул ук вакытта залда ниндидер җылылык һәм дә башта әйтеп үткән гадилек хөкем сөрә.

Ришатны Казанда тоту бик авыр, чөнки һәр сәгате, һәр минуты алдан язылган. Шулай да шушы көннәрдә җырчы егетебез белән очрашып, җәһәт кенә әңгәмә корып алырга насыйп булды. Ришат белән иҗаты хакында да сөйләштек, тыңлаучыларыбызны кызыксындырган кайбер шәхси сорауларга да җаваплар таптык.

 

2019-08-07-12-39-46-793

 

33321d5e563e93c26b02ffe9def41812

 

1OjbS4EAlY0

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>