7 май. «Яңа көн».

ahmetov_marat(1)

Авыл хуҗалыгы, аның җитештерү тармагы  хакында сүз башлаганда, без һәрчак проблемаларны искә алабыз, чөнки бу тармак бер генә елны да алардан чын мәгънәсендә азат була алмый. Быел да әнә барысына да ныклы әзерлек чаралары күрелде дигәндә дә, Аллаһы Тәгалә табигатьне шундый иттереп китерде ки, без хәзер язгы кыр эшләре буенча  ике атнага якын вакыт соңарып барабыз. Шуңа күрә һәр көн, һәр сәгать быел энҗе бөртегедәй кыйммәтле. Шул сәгатьләрнең һәр минутын нәтиҗәле иттереп, югалтуларга юл куймыйча, ныклы бер эзлеклелектә алып барганда, без   булачак уңышка ныклы нигез салып калдыра алачакбыз. Ул нигез  нинди  эшләрдән, нинди этаплардан барлыкка килә һәм ныгый соң? Болар хакында Татарстан премьер-министры урынбасары,  авыл хуҗалыгы һәм  азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләячәк.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>