7 ноябрь. “Музыкаль мизгелләр”.

156

Дистә еллар  дәвамында  һәр көн саен иртәннән үк Татарстан радиосы дикторлары «Тыңлагыз, Казан сөйли: Татарстан  башкаласы Казан сөйли» кебек күңелләрне иркәли торган ягымлы сүзләр белән үзенең  тыңлаучыларына мөрәҗәгать итеп килә. Республикабызның сәяси, икътисадый  һәм мәдәни тормышында радионың роле әйтеп  бетергесез зур әһәмияткә ия. Әле Татарстанда концерт оешмалары, музыкаль театрлар, профессиональ башкаручы музыкаль төркемнәрнең берсе дә булмаган заманнарда радио җырчыларны, музыкантларны, әдәбият-сәнгать әһелләрен үзенә туплаган бердәнбер оешма була. Татарстан радиосы оешкан көннән башлап, тирән ихтирамга, олы хөрмәткә лаек шәхесләребез башкарган, алар  тырышлыгы белән милли музыкаль культурабызны үстерүгә юнәлдерелгән көч, тырышлык, фидакарьлек үрнәкләрен санап  чыгу  өчен  генә дә байтак  вакыт кирәк булыр иде.

120

Бүген игътибарыгызга Татарстан радиосында озак еллар намуслы хезмәт куйган мөхтәрәм шәхесләребез чыгышын тәкъдим итәбез. Кызганыч, аларның күбесе арабызда юк инде. Әмма алар башкарган эшләр, алар  барлыкка  китергән тапшыруларның байтагы бүген дәдәвам итә.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>