8 апрель. “Татарстан дулкынында”.

arslanov

Бүгенге тапшыруыбыз мәгънәле дә бераз моңсу да, чөнки хәзер барыбыз өчен дә кадерле бер кеше турында хатирәләр яңартылыр.

Шәхси тормышта шулай: һәркем мәрхүм булган ата-аналарын, әби-бабаларын хөрмәт белән искә ала, алар рухына дога кылып яши. Нәкъ шул рәвешчә, тулы бер халыклар да үзләренә рухи тәрбия биргән шәхесләрне – милләт аналарын һәм милләт аталарын һәрвакыт күңелләрендә сакларга тиешләрдер. Күренкле нәфис сүз остасы, гомере буе туган телебезнең сафлыгы өчен көрәшеп яшәгән Айрат Арсланов та әнә шундый милләт аталарының берсе иде. Театр актеры, эстрада артисты һәм режиссеры, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Айрат Арыслановның тууына 10 апрельдә 90 ел тула. Бүген без аның якты рухын искә алырбыз, халыкка биргән хезмәтләрен хәтердә яңартырбыз.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>