8 август. “Татарстан дулкынында”.

hO8UFAkwLgA-560x595

Бүгенге эфирыбызның кунагы – Татарстанның атказанган артисты,  Халыкара һәм Бөтенроссия күләмендәге конкурслар лауреаты Айдар Сөләйманов. Берничә ел элек яшь талантлы җырчы егетебез “Төреквидение” фестивалендә Татарстан данын яклап икенче урынны яулаган иде. Быел исә Айдар Сөләйманов Якутиядә уздырыла торган «Биир кун -2018» төбәкара интерактив этно-поп жанрындагы заманча җыр конкурсында беренче урынны алып Татарстан данын яклап Гран-прига ия булды. Конкурста Россиянең 11 төбәге – Алтай Республикасы, Башкортстан, Бурятия, Татарстан, Удмуртия, Чувашия, Кырым Республикасы, Чукотка, Тыва, Ямал-Ненец автономияле округы һәм Саха (Якутия) Республикасыннан 11 җырчы катнашкан иде. Конкурс шартлары буенча, барлык җырлар туган телдә башкарылырга тиеш . Айдар Сөләйманов конкурста халкыбызның 2 җыры – “Илче Бага”, “Рәйхан” һәм Ренат Харис шигыренә Резеда Әхиярова иҗат иткән “Зәңгәр томан” һәм шулай ук Ренат Харис белән Эльмир Низамовның “Атлар чаба” җырлары белән чыгыш ясады.  Бүгенге әңгәмәбез дә әнә шулар хакында.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>