8 июнь. “Җиде көн”.

Татарстан

Атналык күзәтү.

Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Санкт-Петербургта булды. Биредә ул Петербург халыкара икътисадый форумы чараларында катнашты.

Чәршәмбедә Бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 48нче утырышы булды. Сессия эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Утырышны Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Бу ялларда  республикабыз район һәм авылларында милли бәйрәмебез  Сабантуйлар уза.  Бүген һәм иртәгә федераль Сабантуе да үткәрелә – быел ул  Новосибирскида оештырыла. Ә башкалабызда бәйрәмне 23июньгә билгеләделәр.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>