8 июнь. «Татарстан дулкынында».

8_marta

Казанга Нәүрүз килде. Гади генә түгел, театраль Нәүрүз. Инде дистә елдан артык тарихка ия төрки халыкларның халыкара дәрәҗәдә үткәрелеп килә торган театр фестивале нәкъ шул исемдә аталып йөртелә. Тарихка күз салсак, беренче тапкыр «Нәүрүз» фестивале 1989 елда  СССРның Театр эшлеклеләре берлеге карары буенча Алма-Атада уза. СССР таркалганнан соң,  ел саен уздырыла торган фестиваль 5 ел үткәрелми. «Нәүрүз» фестивале 1998 елда Татарстан Республикасы инициативасы буенча янәдән тергезелә. Хәзерге вакытта фестиваль Татарстанның башкаласы Казанда ике елга бер тапкыр уздырыла. 2010 елдан Фестиваль эгидасы астында «Нәүрүз» Халыкара театраль-белем бирү форумы эшли. Әлеге форум кысаларында актерлык һәм режиссерлык осталыгы, театр сәнгате белгечлеге һәм театр сәнгате өлкәсендә менеджмент буенча мастер-класслар һәм семинарлар үткәрелә. Быел 28 нче майдан алып 3 нче июньгә кадәр нәкъ менә шундый халыкара театраль белем бирү фестиваль форумының бишенчесе гөрләп үтте. Бүгенге тапшыруыбызда без сезгә бу форум турында киңрәк итеп сөйләргә булдык.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>