8 май. “Пар канатлар”.

Ильясов

7 нче май -  радио һәм элемтә хезмәткәрләре көне. 90 еллык тарихы булган Татарстан радиосы коллективы халкыбызның күренекле шәхесләре, фидакарь хезмәте белән Татарстанны  бөтен дөньяга  таныткан егет-кызлары турындагы хатирәләрне кадерләп саклый, алар турындагы мәгълүматны тыңлаучыларга көне-сәгате белән  түкми-чәчми, гадел һәм дөрес иттереп җиткерә. 90 ел эчендә Татарстан радиосында бик күп күренекле язучы һәм шагыйрьләр, җырчы һәм композиторлар “тормыш мәктәбе” узган, хәзер дә шулай. Коллективыбыз ветеран-коллегаларыбыз турындагы истәлекләрне кадерләп саклый.

Бүгенге программа Татарстан радиосының музыкаль тапшырулар редакциясендә ярты гасыр эшләгән хезмәттәшебез — Татарстанның халык артисты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов иҗатына багышлана.

 

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>