8 март. “Яз җылысы сезнең йөрәктә”.

Хатын-кызлар көненә багышланган әдәби- музыкаль композиция.

ццветы

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызларыбыз бәйрәме якынлашкан күңелле бер мизгелдә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең, асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти.

Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, дөньяга, яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Янәшәбездә кадерле әниләребез, әби-апаларыбыз, сеңелләребез, дус кызларыбыз да, укытучыларыбыз да яз кебек нәфис, ягымлы, гүзәл, кадерле…

Якыннарыбыз безнең! Сезнең һәрбарчагызны язның тәүге бәйрәме булган 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән ихластан котлыйбыз. Язның ягымлы кояшы тәнегезгә сихәтлек, йортыгызга иминлек, сөю-сәгадәт, тормышыгызга бәрәкәтлелек, уңышлар алып килсен. Күк йөзе аяз, ә бәйрәмнәребез мөбарәк булсын

“Яз җылысы сезнең йөрәктә” дип исемләнгән концертыбызны да җылылык һәм нур бөркелгән матур җырлардан төзедек. Бүген алар сезгә бүләк булып яңгырасын.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>