8 ноябрь. «Татарстан дулкынында».

marsel_salimzhanov

Бүгенге тапшыруыбыз милләтебезнең мәшһүр улы, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның якты истәлегенә багышлап әзерләнде. Кичә, 7 нче ноябрьдә аның тууына 85 ел булды. Һәр елдагыча Камал театры артистлары Яңа татар бистәсендәге зиратта Марсель Хәким улы каберенә чәчәкләр салдылар, рухына дога кылдылар. Ә кич белән театрда Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия тапшырылды, яшь, өметле режиссер Айдар Җаббаров куелышында Александр Володинның “Санаулы кичләр” спектакле тәкъдим ителде. Театр сәнгатен үстерүгә керткән өлешләре өчен быелгы премия опера җырчысы Гульнора Гатинага, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншинга һәм язучы “Сәхнә” журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияргә тапшырылды. Бу кичтә зал тулы тамашачы Марсель Сәлимҗановны хәтерләрдә кабат яңартты. Хәер, мәшһүр режиссерның рухы үзе дә шушы залда кебек иде.

Марсель Хәким улы әйтеп бетергесез бай мирас калдырып, театр сәнгатебез тарихына үз исемен алтын хәрефләр белән язып, оныттырмаслык итеп китте. Ул киләчәкне кайгыртып яшәде.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>