Бүгенге тапшыруыбыз күренекле татар балалар язучысы Абдулла Алиш иҗатына багышлана. 15 сентябрьдә аның тууына 110 ел тула. Тапшыруыбыз барышында язучының ”Бик яхшы сабак алды ябалак”, “Куян кызы “ һәм Абдулла Алишның авылдашлары - Көек мәктәбе укучылары башкаруында “Чукмар белән Тукмар” әкиятен ишетербез.