9 июнь. “Татарстан дулкынында”.

книга Усманов

Шундый затлар була: алар бу дөньядан киткәч, үзләре белән тулы бер дәверне – үз дәверләрен алып китәләр кебек тоела. Ләкин бераз аңышкач, аңга килгәч, шунысы да аңлашыла: юк, алар вафатларыннан соң да милләткә, халыкка бер терәк булып хезмәт итәләр. Без аларның әйтеп калдырган фикерләренә, кылган гамәлләренә, әдәби яисә гыйльми мирасларына, васиятләренә таянабыз. Чыннан да, бүген безгә авыр чакларда, әйтик, Туфан ага Миңнуллинның сүзләре көч бирә, Миркасыйм ага Госмановның фикерләре туры юл күрсәтә. Димәк, алар, үзләре бакыйлыкта чакта да, милләтне әйдәп баручылар булып калалар.

Җөмләбезгә Язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим академик Миркасыйм Габделәхәт улы Госманов исеме килеп керү очраклы түгел. 31 май көнендә аның тууына 85 ел тулды. Бүген сүзебез галимнең үзе, аның эшләре һәм шәхесе турында.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>